Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 48 324 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 16,4 % җитештерүдә (7,9 мең эш урыны);
- 9,9 % транспорт өлкәсендә (4,8 мең эш урыны);
- 9,8 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4,7 мең эш урыны);
- 7,1 % сәнәгать өлкәсендә (3,5 мең эш урыны);
- 6,1 % сату һәм көнкүреш хезмәте өлкәсендә (2,9 мең эш урыны);
- 5,1 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (2,4 мең эш урыны);
- 3,8% мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 2,2% авыл хуҗалыгы, экология, ветеринария өлкәләрендә (1,1 мең эш урыны);
- 1,4 % консалтингта (0,7 мең эш урыны);
- 19,6 % – квалификация таләп итмәгән эшләр (9,5 мең эш урыны);
- 18,6 % – башка өлкәләр (9,0 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,10 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 835 татарстанлы теркәлгән.