Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Көнегезне яхшылыктан башларга ашыгыгыз» акциясе уздырылды.
Учреждение хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган һәм инвалидлык төркеме булган гражданнарга түләүсез ярдәм күрсәттеләр. Гражданнарның фатирларында һәм йортларында генераль җыештыру үткәрелде, мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар күрсәтелде. Гражданнар социаль тармак белгечләренең ярдәмен ихлас рәхмәт белән кабул иттеләр.