Казанлылар өчен инвалидлар декадасы кысаларында вакансияләр ярминкәсе уздырылды

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрьдә «Мега» сәүдә үзәгендә Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте ел саен оештырган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада 16 эш бирүче катнашты. 287 кеше, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 86 граждан килде. Аларга шәһәр буенча мәгълүмат базасында булган 17 меңнән артык вакансия, шул исәптән катнашучы оешмалардан 900дән артык вакансия турында мәгълүмат бирелде. Чара нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 43 юнәлеш бирелде.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре татарстанлыларга хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Теләге булган һәркем һөнәри юнәлеш тесты үтә алды.

Шулай ук вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр өчен мастер-класслар оештырылды. Чара кысаларында беренче «Тормыш эше» профориентацион инклюзив уены узды.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International