«Бергәләп булдырабыз» программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «КАМАЗ» футбол клубы уенчылары килде.
Балаларга клуб турында фильм күрсәттеләр, кунаклар балалар белән аралаштылар, мастер-класс үткәрделәр. Чара ахырында барлык балаларга клубның гомуми фотосы белән плакатлар бүләк иттеләр, шулай ук футболчылар автографлар тараттылар.