Декабрь башында традицион рәвештә сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен инвалидлар декадасы үткәрелә. Бу уңайдан Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар өчен «Шәфкатьлелек сәгате» үткәрелде.
Шулай ук үзәк карамагындагылар өчен «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм концерт программасы оештырылган иде. «Энергетик» мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары үзләренең номерларын бүләк иттеләр. Җылы сүзләр, шулай ук яраткан музыкаль композицияләр яңгырады. Бәйрәм чарасы чәй эчү белән тәмамланды.