«Исток–Башлангыч» үзәгендә балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча мәгълүмать сәгать үткәрелде

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрьдә Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина 6 нчы номерлы социаль участокта балаларга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау буенча «Балагызның иминлеге» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде.

Чара барышында белгеч ата-аналарга гаиләдә көч куллану проблемасы, мәрхәмәтсез мөгамәлә социаль ятимлек, караучысызлыкның үсүенә сәбәпче булган иң борчыган социаль факторларның берсе булуы турында сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген белделәр.

Ахырда әти-әниләренә буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International