Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналар өчен укыту, үсеш һәм тәрбия мәсьәләләрендә педагогик компетенцияне күтәрү буенча «Менталь тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча нәтиҗәле практикалар» интенсивы үткәрделәр.
Белгечләр ата-аналарны учреждение белгечләре кулланган инновацион технологияләр һәм практик материаллар белән таныштырдылар. Мондый уку көндәлек тормышта бу практик алымнарны кулланырга һәм өй шартларында уен күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.