Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр Яңа ел эшләнмәләре ясыйлар

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

11 декабрьдә Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кәгазьдән күләмле кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс узды. Социаль хезмәт алучылар үз куллары белән Яңа ел кәефе бүләк итә торган эшләнмәләре ясадылар.

Дәрес барышында катнашучыларда игътибарлылык, вак моторика һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерү осталыгы үсеш ала, шулай ук эмоциональ сфера тотрыклылана. Кар бөртеге ясаганда деменцияне профилактикалауны тәэмин итүче фикерләү эшчәнлеге активлаша, когнитив функцияләр яхшыра.

Мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучыларның психик һәм физик сәламәтлеген ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International