Илнең төп күргәзмәсендә традицион бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе уза. Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары һәм башка танылган шәхесләр балаларның теләкләрен үтиләр. Акция 2018 елдан бирле ел саен Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.
Владимир Путин 8 декабрьдә күргәзмәгә килү барышында чыршыдан балалар теләкләре белән өч шар алды. Алар арасында Эрмитажга бару, Байкалда булу турында хыяллар бар иде, ә тагын бер кыз үзен телевидениедә яңалыклар алып баручы ролендә сынап карарга тели.
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумы – бер мәйданчыкта җыелган илнең мөһим казанышлары. Күргәзмәне үткәрү вакыты дәвамында кунакларны мәдәни-күңел ачу чаралары, бай эшлекле һәм белем бирү программасы көтә. Кунакларга Россиянең 89 төбәге, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узды.
russia.ru сайты материаллары буенча
Фото чыганагы: russia.ru