Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективы белән җыелыш үткәрделәр. Чарада катнашучыларга коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон таләпләрен аңлаттылар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары арасында рәсемнәр конкурсы үткәрде. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге категориядә 2 урынны «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәренең улы Вячеслав Антонов алды.