Минзәлә интернат-йортында инвалидлар декадасына йомгак ясадылар

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр шәһәр учреждениеләре белән берлектә берничә чара үткәрделәр.

1 декабрьдә Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләреннән һәм педагогларыннан концерт программасы декадага старт бирде. Балалар чәй эчәргә пироглар алып килделәр, ә чара ахырында интернат-йортта яшәүчеләргә үз куллары белән ясалган курчаклар бүләк иттеләр.

4 декабрьдә Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нэля Бикеева катнашында инвалидлар декадасын ачу тантанасы узды. Концерт программасы белән Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Балалар иҗат йорты вәкилләре Яңа ел өстәл календаре булдыру буенча мастер-класс үткәрделәр.

5 декабрьдә интернат-йортка концерт программасы белән 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, ә 6 декабрьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә беренчел оешмасы коллективының иҗади составы килде.

Шулай ук белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар ел саен үткәрелә торган «Яхшылык өчен» хәйрия ярминкәсендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International