4–8 декабрьдә Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы базасында «Социаль өлкәдә юрист» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программаның актуальлеге социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү һәм социаль өлкә учреждениеләрендә хокукый эшне гамәлгә ашыру өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү кирәклеге белән бәйле.
Дәресләр барышында тыңлаучылар хезмәт законнарын куллану, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә һәм алуда ярдәм күрсәтү, ата-аналарның һәм балаларның алимент йөкләмәләре, эшкә сәләтсез социаль хезмәтләр алучының үлеменнән соң күчемсез һәм күчемсез булмаган милек белән эш итү тәртибе мәсьәләләрен өйрәнделәр. Шулай ук тыңлаучылар конфликтлы ситуацияләрдә процессуаль тәртип турында киңәшләр алдылар.
Уку процессын гамәлгә ашыруга ТР Югары суды һәм ТР Арбитраж суды судьялары арасыннан белгеч-практиклар җәлеп ителде.
Курс тәмамлангач, программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен үткән 39 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.