Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик очрашу үткәрелде

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән юрисконсульт Ксения Хваткова «Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик әңгәмәсе уздырды. Ул социаль хезмәт алучыларга мошенниклык гамәлләренең төп төрләре турында сөйләде, җинаятьчеләр корбаны булмау, үз акчаларыңны саклап калу буенча киңәшләр бирде.

Телефон аша мошенниклык темасына аерым игътибар бирелде. Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International