Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен дәресләр циклы үткәрде. Чарада 39 бала катнашты.
Балалар дөрес көн режимы нинди булырга тиешлеге, баланслы туклану, организм өчен нинди ризыкларның файдалы булуы, шулай ук физик күнегүләр турында белделәр. Социаль педагог сәламәтлекне саклау өчен сәламәт туклану һәм регуляр физик активлыкның мөһимлеген ассызыклады.