Рөстәм Миңнеханов Гаилә елын ачты һәм Татарстанның күпбалалы гаиләләренә бүләкләр тапшырды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.

Казан Кремлендә күпбалалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кичә Мәскәүдә ВДНХда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Гаилә елы ачылган.

«Бүген без Татарстанда Гаилә елын ачабыз. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим», – диде ул.

Узган ел Татарстанда 25 меңнән артык яңа гаилә барлыкка килде. «Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши – бу күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт һәм фәнни династияләр. 23 гыйнварда илебез Президенты Владимир Путин күпбалалы гаиләләрнең статусын федераль дәрәҗәдә ныгытучы һәм аларга ярдәм чараларын билгеләүче указга кул куйды. Президент билгеләп үткәнчә, күпбалалы гаилә – ул Россиянең киләчәге нигезе, бу – безнең ил, милләт, бердәм халык буларак, меңьеллык тарихыбызның дәвамы», – диде ТР Рәисе.

«Махсус хәрби оперциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүген безнең белән Сафиуллиннар гаиләсе – Россия Героен, махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Сафиуллинны тәрбияләгән гаилә. Әлбәттә, Ватанга мәхәббәт, үз халкыңа тугрылык гаиләдә салына», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген монда Наилә Галиева бар – республиканың хәзерге заман тарихында ул «Герой-ана» исеменә ия булган беренче хатын-кыз.

Татарстан Республикасы Рәисе унбер гаиләгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чара концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International