Иртәгә сәгать уннан уникегә кадәр Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.
Вакансияләр ярминкәсе эшендә Казанның 15 эш бирүчесе вәкилләре катнашачак, алар вакантлы урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алачак. Эш бирүче белән турыдан-туры аралашуда гражданнар тәкъдим ителгән эш һәм потенциаль дәгъвачыларга карата таләпләр турында белә алачаклар.
Кунаклар үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга, ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укырга, үз эшләрен ничек ачарга икәнен беләчәкләр. Дәгъвачыларга Казанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында сөйләячәкләр. Мәшгульлек хезмәтенең профконсультантлары уңышлы резюме төзү серләре белән уртаклашачак.
Чара программасына шулай ук «Арт-терапия – эмоциональ халәтне торгызу ысулларының берсе» мастер-классы, мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр кертелгән.