23 гыйнварда Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары 3 нче социаль участокта «Яшь уйлап табучылар» дәресен үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Катнашучылар үзләрен яшь уйлап табучылар ролендә хис итә алдылар һәм нәрсә уйлап табарга теләүләре турында уйландылар. Шулай итеп алар үзләрен олы һәм кирәкле кеше итеп хис иттеләр. Шулай ук аларга төрле илләрдән яшь уйлап табучылар һәм аларның ачышлары турында сөйләделәр.