Казанда «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» тамашасы узачак

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2 февральдә Казанда С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышланган «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» театральләштерелгән тамашасы узачак. Чараны 25 ветеран һәм 400 укучы караячак.

Барлык катнашучы ветераннарга «Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә» мактау билгеләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. Моннан тыш, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән өч ветеранга «ТАССР оешуга 100 ел» медальләрен тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук ветераннар өчен тантаналы төшке аш оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International