Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында чуаш милли традицияләре белән танышу буенча чаралар циклы узды.
Чаралар уен-сәяхәт формасында уздырылды. Тәрбияләнүчеләр әкиятләр, мәкальләр, милли чуаш киемнәре барлыкка килү тарихы һәм милли костюм үзенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук балалар борынгы уеннар уйнадылар.
Дәрес «Тәмле» станциясендә тәмамланды, анда балалар чуваш милли ризыклары әзерләделәр.
Мондый чаралар башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәтле һәм толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә.