ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Бүген Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре, Татарстан Республикасы инвалидларның «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән, шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында» марафоны уздырдылар.

25 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күчмә дәрес үткәрде. «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресендә карауны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр катнашты.

25 декабрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева җенси кагылгысызлык турында мәгълүмати сәгать үткәрде.

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре азык-төлек кибетендә булдылар.

Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда дәрес үткәрде. «Минем сыйфатларым» темасына үткәрелгән чараларда риск төркемендәге балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак.

Еш кына рәсем аша үз хисләреңне белдерү, иҗади сәләтләреңне ачу җиңелрәк. Шуңа күрә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле арт-терапевтик методикалар актив кулланыла.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы 2024. Конкурста 15 кеше катнашты.

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен үзәк район хастаханәсенә алып баралар. 2024 елда чаралар белән 850 кешене колачлау планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International