Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре менталь сәламәтлеге какшаган балалар белән эшләү программасы буенча дәрес үткәрделәр. Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында чара Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында узды.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап, балалар гади тәҗрибәләр үткәрделәр. Аннары дәрестә катнашучылар «Серле хат» видеосын карадылар һәм күзгә күренми торган смайликлар ясадылар.
Балалар чарадан бик күп уңай эмоция алдылар. Дәрестә барлыгы сигез балигъ булмаган бала катнашты.