«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләренең иҗади ялы

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бик оста куллар» дигән мастер-класс узды. Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга тукымадан кием һәм интерьерны бизәү элементы була алган әйбер ясарга тәкъдим итте.

Эш барышында катнашучылар бер-берсенә чәнчи һәм кисә торган предметлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Тукыма белән эшләү вак моторика һәм психик процесслар үсешенә ярдәм итә, иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уята.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International