Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең физик үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Шушы көннәрдә приютка «Атом Кроссфит» фитнес-клубы тренерлары килде. Алар яшүсмерләр белән мускул көчен үстерү өчен уникаль күнегүләр үткәрделәр. Катнашучыларга күнегүләр бик ошады, алар команда рухы һәм күтәренке кәеф тойдылар.
Чара ахырында тренерлар Дарья Мерзлякова һәм Евгения Воробьева балаларга үгет-нәсихәт бирделәр һәм тренер һөнәре турында сөйләделәр.