Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында «Гаилә альбомына күз сал» чаралар циклы башланды.
Истәлекләр циклын социаль хезмәтләр алучы Василий Кузнецовтан башладылар, ул бүген 67 яшен билгеләп үтә. Туган көне уңаеннан ул котлаулар кабул итте һәм «Казан әниләре» хәйрия фонды хезмәткәрләреннән бүләк алды.
Гаилә альбомын караганда, Василий Кузнецов үзенең тормышы, балачагы, яшьлеге, армиядә хезмәт итүе турында сөйләде. Барысы да зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аның гаилә альбомын карадылар.
«Истәлекләр терапиясе – олы кешеләрне тернәкләндерүнең бик эффектив ысулы. Мондый чараларны интернат-йортта ел дәвамында уздырырга планлаштырабыз», – дип сөйләде учреждение белгече Наталья Котова.