Минзәлә гаиләләре өчен спорт чарасы уздырылды

2024 елның 2 феврале, җомга

Гаиләдә сәламәтлек культурасын формалаштыру программасы кысаларында Минзәләнең «Олимп» спорт мәктәбендә дәрес узды. Аны Гаилә елы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.

Дәрес башында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан спорт викторинасы уздырылды. Аннары теннис буенча тренер үзе һәм тәҗрибәсе турында сөйләде, гаиләләрне уен кагыйдәләре, төп уен элементлары белән таныштырды.

Теоретик өлештән соң гаиләләр практикага керешәләр. Һәр катнашучы ракетка алды һәм үзе өстәл теннисы элементларын үзләштерергә тырышты. Катнашучылар Михаил Кукаркин җитәкчелегендә уенның нигезләрен аңлау өчен уникаль мөмкинлек алдылар.

Чарада өч гаилә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International