1 февральдә Лениногорск муниципаль районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы җыелышы булып узды. Чарада 2023 елда учреждение эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова хезмәткәрләргә учреждение эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде, шул исәптән «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында.
Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наталья Газимҗанова профсоюз комитетының 2023 елдагы эше турында хисап тотты.