«Опека» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гражданнарны хезмәт белән тернәкләндерү

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучыларны тукымаларның берничә төрен составы буенча аера белергә өйрәттеләр.

«Кием тегү өчен материаллар еш кына төрле төркем җепселләреннән тора. Аларны берләштергәндә, тукымаларның куллану характеристикалары яхшыра, аларны кулланучылар соравына яраклаштырырга мөмкин», – дип сөйләде комплекслы үзәк белгече.

Дәреснең теоретик өлешеннән соң социаль хезмәтләр алучылар яулык тегүгә керештеләр. Чарада барлыгы өч кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International