Зәй шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона этабы узды.
Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә өлкән шәфкать туташы Нурия Сәхабиева катнашты. Ул үз тормышын яраткан һөнәренә багышлаган, инде 14 ел интернат-йортта эшли.
Үз чыгышында Нурия Сәхабиева үзен ярдәмчел, намуслы, социаль хезмәтләр алучыларга һәм хезмәткәрләргә ярдәмгә килергә әзер итеп күрсәтте. Конкурсның барлык этапларында да лаеклы чыгыш ясап, Җәлил интернат-йорты хезмәткәре катнашучы дипломын алды.