Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы социаль хезмәт күрсәтүдә булган сугыш ветераннарын хөрмәтли. Традицион рәвештә социаль хезмәткәрләр тыл хезмәтчәннәренең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарының өйләрендә генераль җыештыру үткәрәләр.
Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләделәр.
25 яшьлек Хәлил башта булачак каенанасы, ә аннары гына хатыны Мәрьям белән таныша. Алар Әлмәттә туганнарында кунакта очрашалар. Чакырылган кунаклар арасында Тәскирә Бакировна да булган. Аңа егет шулкадәр ошаган ки, ул аны үз кызы белән таныштырырга теләгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «Форпост» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте белән берлектә, тыл хезмәтчәннәре Николай һәм Мария Князевларны котладылар.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар бергәләп учреждение тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт белдерүче истәлекле язулар белән бизәделәр.
5 майда «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең концерт залында «Балачак» IV Халыкара вокал фестиваленең гала-концерты узды. Бу гадәти булмаган музыкаль фестиваль, анда Россия эстрадасы йолдызлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы коллективлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре алдында һәрвакыт балигъ булмаганнарга өйдә, җәмәгать урынында, табигатьтә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен сеңдерү бурычы тора.
7 майда министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабугада булды, анда Татарстан Республикасы хезмәт базарына багышланган киңәшмә узды. Чарада Алабуга, Мамадыш һәм Менделеевск районнарының эре предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
7 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Җиңү көненә багышланган шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр.