ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

9 майда Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чәчәк атучы май йөрәкләребездә» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм башында интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев барлык тамашачыларны әлеге бөек бәйрәм белән котлады.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Форпост» яшьләр формированиеләре үзәге белгечләре Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.


10
май, 2024 ел
җомга

«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. 


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

9–12 май ял көннәре булып санала. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лидия Горбунова белән очрашты. Өстәл артында бу көчле рухлы әби үз тормышы һәм сынаулары турында сөйләде.

Чалдыркиннар династиясе вәкилләре инде икенче буында Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эшлиләр.

Россиядә Гаилә елы кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Инзилә Гайфетдинова «Әти-әниемнең һөнәре» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста Биектау районы мәктәпләре укучылары актив катнашты.

Җиңү көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Татарстан Республикасы рәисеннән һәм район башлыгыннан открыткалар һәм бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова «Яшь патриот» программасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Георгий тасмасы – Россиянең хәрби даны символы».

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы тугыз балигъ булмаган бала «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International