7 майда министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Алабугада булды, анда Татарстан Республикасы хезмәт базарына багышланган киңәшмә узды. Чарада Алабуга, Мамадыш һәм Менделеевск районнарының эре предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Шулай ук министр узган елның сентябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Станислав Большаковка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. Батырлыгы өчен ил Президенты Владимир Путин Указы белән аңа үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Тактаны Станислав тәмамлаган 8 нче мәктәп бинасына урнаштыралар. Тантанада геройның туганнары һәм якыннары, мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре катнашты. Хәрби хезмәткәрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Эш сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова шулай ук Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Быел учреждениедә ремонт ясалган: стеналар штукатурланган һәм буялган, линолеум алыштырылган, яңа түшәмнәр һәм яктырткычлар урнаштырылган, керү һәм бүлмә эчендәге ишекләр, яшәүчеләрнең торак бүлмәләрендәге санузел ишекләре алыштырылган. Шулай ук бүлмәләрдә электр үткәргечләре, розеткалар, сүндерүчеләр, янгын датчиклары-хәбәрчеләр, персоналны чакыру төймәләре тулысынча алыштырылган.
Җиңү көне алдыннан министр интернат-йортта яшәүчеләрне әлеге зур бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.