7 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Җиңү көненә багышланган шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр. Чара «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы ярдәме белән оештырылды. Турнир социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Ярышларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 75 кеше катнашты. Шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.