«Опека» үзәге социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик эшне дәвам итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре алдында һәрвакыт балигъ булмаганнарга өйдә, җәмәгать урынында, табигатьтә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен сеңдерү бурычы тора.

7 майда янгын куркынычы булган хәлдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру буенча социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы әңгәмә булды. Төп басым нәкъ менә янгын куркынычы булган ситуациядәге гамәлләргә ясалды, беренчел янгын сүндерү чараларына кагылышлы моментлар каралды. Эвакуация чараларында катнашу турында сөйләштеләр. Шулай ук балигъ булмаганнарга янгын күзәтчелеге хезмәте номерлары искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International