«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш ветераннарын өйләренә барып хөрмәтләделәр.

Балалар тыл хезмәтчәннәренә үз куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр, Җиңү көне белән котладылар. Өлкән буын аларга үзләре, сугыш елларындагы тормышлары, тылда өлкәннәр белән бергә ничек эшләве турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International