ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2024 ел
сишәмбе

Россиядә 7 майда Радио көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 129 ел элек, Россия физигы Александр Попов хезмәттәшләренә заманча радиоалгычларга нигез салучы аппаратны тәкъдим итә.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысын, тыл хезмәтчәне Николай Ереминны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлаша. Бу көн алдыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында буыннарны Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек тирәсендә берләштерүче чара уздырырга булдылар.

Россиядә Гаилә елы кысаларында «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты актив хезмәттәшлек итә. Балалар «бабай йортына» рәхәтләнеп киләләр – интернат-йортны алар яратып шулай атыйлар. 

5 майда Лениногорск районында 99 яшьлек юбилеен социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Әкълимә Абдунагим кызы билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча бөтенроссия патриотик акцияләре уза.

Апрель аенда ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аңа Министрлыкка караган халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә кушылды.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында имгәнүләрне кисәтүгә, хезмәтне саклау проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар циклы узды. Чаралар учреждение хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрен колачлады.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары арасында үзләренең якты энергетикаларын башкалар белән уртаклашырга тырышучы талантлы һәм актив кешеләр шактый. Алар арасында Хрдилет Кучеева – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Россиядә Гаилә елына багышланган «Балалар мәшгуль, ата-аналар тыныч» дигән чара уздырдылар. Анда күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International