5 майда «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең концерт залында «Балачак» IV Халыкара вокал фестиваленең гала-концерты узды. Бу гадәти булмаган музыкаль фестиваль, анда Россия эстрадасы йолдызлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы коллективлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чара финалистлары булдылар. Николай Чистяков I дәрәҗә лауреат булды һәм җырчы, шагыйрь, композитор, телевизион шоуларда катнашучылар педагогы Дина Мигдал белән гала-концертта җырлады.
Мөхәммәт Галимов «Сәнгатьле сүз» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. II һәм III дәрәҗә лауреатлар булып Гөлүсә Гарифҗанова һәм Айгөл Шакирова танылды.