Югары Ослан интернат-йорты патриотик акциягә кушылды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар бергәләп учреждение тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт һәм хөрмәт белдерүче истәлекле язулар белән бизәделәр.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова һәм тәрбияче Ксения Хваткова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә кәгазьдән тынычлык символы – күгәрченнәр ясадылар, алар белән фойены бизәделәр.

Интернат-йортта яшәүчеләр арасында авыр сугыш елларын кичергән бер генә кеше калган, – 92 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова. Аны һәрвакыт тематик очрашулар үткәрүгә җәлеп итәләр, аның истәлекләрен тыңлыйлар. Болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларны актив социализацияләүгә ярдәм итә, җиңүчеләр буыны өчен горурлыкны тулысынча тоярга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International