9 майда Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Чәчәк атучы май йөрәкләребездә» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм башында интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев барлык тамашачыларны әлеге бөек бәйрәм белән котлады.
Концертны яшәүчеләр үзләре оештырды һәм үткәрде. Алар һәркемгә таныш булган сугыш еллары җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр. Ахырда бәйрәмнең төп җырын – «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Сугыш чоры балалары район башлыгы исеменнән бүләкләр – азык-төлек җыелмалары алдылар.