«Юлдаш» интернат-йортында бәйрәмгә чаралар уза

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Татарстан Республикасы рәисеннән һәм район башлыгыннан открыткалар һәм бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Интернат-йортта өч тыл хезмәтчәне яши. Сугыш елларында алар тылда эшлиләр, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Аларның фидакарь хезмәте – яшьләр өчен искиткеч үрнәк.

Район социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, бәйрәм җыелмаларын тапшырды.

Шулай ук «Юлдаш» интернат-йортында интерьер эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Яшь инвалидлар үз эшләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International