Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә «Җиңү тәрәзәләре» акциясе уздырдылар

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы тугыз балигъ булмаган бала «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашты.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ләйсән Сөниева балалар белән тематик әңгәмә үткәрде, акция турында сөйләде. Барысы бергә тәрәзәләрне бизәү схемасын билгеләделәр, символларны, кирәкле коралларны һәм материалларны сайладылар. Акциядә катнашып, балалар үзләренең иҗади сәләтләрен генә түгел, Ватанга мәхәббәтләрен, сугыш ветераннарына батырлыклары өчен зур рәхмәтләрен дә белдерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International