Биектау укучылары әти-әниләренең һөнәрләрен сурәтлиләр

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Инзилә Гайфетдинова «Әти-әниемнең һөнәре» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста Биектау районы мәктәпләре укучылары актив катнашты.

Балалар әти-әниләренең һөнәрләрен сурәтләделәр. Балаларның фантазиясе һәм сәнгать үзенчәлеге чиксез иде. Барлык рәсемнәр дә матур булып чыкты.

Мондый чаралар үткәрү балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерә, башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтә.

Конкурста җиңүчеләргә грамоталар, призлар һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International