«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Форпост» яшьләр формированиеләре үзәге белгечләре Георгий тасмасыннан брошь ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чарада мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Патриотик акция кысаларында чараны Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре дә оештырды.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хорлар ярышы» узды. Чарада хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләр, тәрбияләнүчеләрнең законлы вәкилләре, чакырылган кунаклар – «Ышаныч» үзәгенең көндезге тору бүлегенә килүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучы катнашты.