«Георгий тасмасы» акциясе дәвам итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хөсәенова «Яшь патриот» программасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Георгий тасмасы – Россиянең хәрби даны символы».

«Георгий тасмасы» акциясенә Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә кушылды.

Әлмәт районында «Опека» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен мастер-класс оештырды. Социаль хезмәтләр алучылар Георгий тасмасыннан күкрәк бизәге ясадылар.

7 майда «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары һәм волонтерлар Лениногорск халкына Георгий тасмаларын тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International