ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 16 майда Баулы районының «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе» уены узды.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 14 майга портал аша 25 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республиканың 13 167 кешесе эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасы Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 2024 елда өченче һәм аннан соңгы балалары туган күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү узды.

Игелекле гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар «Гаилә учагы» бәйрәмендә катнаштылар.

15 майда Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Эрготерапия» темасына стажировка мәйданчыгында чираттагы сессия узды. Тыңлаучылар социаль адаптация формалаштыруга, көндәлек тормышта, продуктив эшчәнлектә, ял итүдә тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләрнең активлыкларын гамәлгә ашыруда бәйсезлеккә юнәлдерелгән эрготерапевтик катнашу принциплары, ысуллары һәм модельләре белән таныштылар.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Natural Advance» тегү фабрикасына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә катнаштылар. Чара «Ансар» проектын һәм «Һөнәр сайлауга юл» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

«Абилимпикс» төбәк чемпионаты мәйданчыкларының берсе – Евгений Никифорович Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжы, анда 15 майда ярышларның ачык республика этабы узды. Ачылу тантанасында катнашучылар, студентлар, экспертлар һәм волонтерлар катнашты.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә бик күп кызыклы чаралар һәм очрашулар уздырылды.

15–19 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Ю. Әхмәтҗанов исемендәге ислам илләренең яшь аш-су осталарының халыкара турниры уза. Турнирда дөньяның 11 иленнән аш-су осталары командалары катнаша: Әзербайҗан, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Марокко, Россия, Сенегал, Тунис һәм Үзбәкстан.

14 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Транспорт» дәресләре кысаларында көндезге тору төркеме өчен «Шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү» уен-практикумын үткәрделәр. Чараның максаты – юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International