Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 16 майда Баулы районының «СемьЯ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе» уены узды. Чара балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен нормальләштерүгә һәм торгызуга, гаиләгә кыйммәтле мөнәсәбәт тәрбияләүгә, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен формалаштыруга, аралашу культурасын арттыруга, иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Уенда дүрт гаилә катнашты, алар эрудиция, игътибарлылык һәм җитезлек сынауларын үтте. Барлык катнашучылар да чараның нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.