Республика халкы «Россия эше» порталы аша 25 меңгә якын гариза биргән

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанлылар «Россия эше» порталы мөмкинлекләрен үзләштерүләрен дәвам итәләр. 14 майга портал аша 25 меңгә якын гариза бирелгән. Ел башыннан республиканың 13 167 кешесе эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Цифрлы платформа мөмкинлекләреннән файдаланып, 777 кеше җәмәгать эшләренә язылган, 826 татарстанлы эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрен алырга теләк белдергән. Эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча хезмәт алуга онлайн-гаризаны 830 кеше калдырган.

Профессиональ ориентациядә ярдәм итү кебек хезмәтләр әле дә популяр. Бу юнәлеш буенча гражданнардан 7 810 гариза килгән.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада биргән вакансияләр саны 51 824 берәмлекне тәшкил итте.

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,07 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 628 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International