Халыкара гаилә көнендә Татарстан Республикасы Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 2024 елда өченче һәм аннан соңгы балалары туган күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү узды.
Чараның хөрмәтле кунаклары –җиде күпбалалы ата-аналар булды. Аларны котларга Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова килде.
Чакырылганнар арасында 2024 елда өченче балалары туган Нугумановлар гаиләсе дә бар иде. Роза һәм Рөстәм Нугумановлар уллары Раян һәм Равил һәм кызы Ралинаны тәрбиялиләр.
Гаилә башлыгы Рөстәм Нугуманов балачактан ук хәрби булырга хыяллана. Ир-ат кайнар нокталарда, полициядә хезмәт итә, махсус хәрби операциядә катнаша. Суворов медале, «Хәрби батырлыклары өчен», «Хәрби берләшмәне ныгыткан өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгнә.
Роза Нугуманова хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, хәзерге вакытта бала карау буенча ялда. Буш вакытларында чәчәкләр үрчетү белән шөгыльләнә.
Балалар бик яхшы укыйлар, профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр. Малайлар күп тапкырлар муниципаль һәм республика ярышларында призерлар һәм җиңүчеләр булганнар.