Игелекле гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру максатыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар «Гаилә учагы» бәйрәмендә катнаштылар.
Игътибар үзәгендә өч пар булды. Владимир һәм Нина Лавровларның гаилә стажы илле елга якын, ә Равил Мингалиев Татьяна Ловчева белән интернат-йортта гаилә корганнар. Алар ике ел бергә.
Утыз ел никахта Назия Минһаҗетдинова яшәгән, ул сугышның барлык куркынычларын кичергән, туган авылы файдасына күп хезмәт куйган. Аның ире үлгән, һәм ул кече улы Илшат белән бергә социаль учреждениегә эләгә.
Халыкара гаилә көне хөрмәтенә интернат-йортта чәй эчү оештырдылар, гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләштеләр.