Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында 1 нче социаль участокта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Трусеева балигъ булмаган алты социаль хезмәт алучы өчен «Химиядә кунакта» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Психолог Светлана Айметова социаль хезмәтләр алучылар белән сабын куыклары ярдәмендә сулыш гимнастикасы үткәрде.
20 һәм 21 июльдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Венера Халикова балалар белән ял итү чаралары үткәрделәр. Балалар Ералаш-шоуда катнаштылар һәм шахмат уйнадылар. Чаралар яхшы кәеф тудыруга, балаларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә, балалар коллективын туплауга юнәлдерелгән.
«Җиңүләр вакыты» АКБО «ВТБ Страна» хәйрия фонды ярдәме белән «Финанс грамоталылыгы баскычлары» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектта катнашучылар финанс дисциплиналарын уен формасында үзләштерәләр. Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен проект белгечләре дәресләр һәм күңел ачу чаралары үткәрә.
Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен вокал буенча мастер-класс үткәрелде. Аны Казан консерваториясе студенты һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе Адилә Зиннәтуллина үткәрде.
«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Гарант» сәнәгать мәйданчыгы» ҖЧҖ булдылар.
20 июльдә Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов ярдәме белән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен табигатькә чын туристик поход оештырылды.
2024 елның апрелендә VII Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә микротернәкләндерү үзәген төзү буенча «Яңа офыклар» проекты 2023 елның июленнән гамәлгә ашырыла. Бүген инде проектта катнашучылар белән эшләүнең уңай нәтиҗәләре турында сөйләргә була.