Әлмәттә тернәкләндерүчеләрнең ата-аналарына һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре күрсәтелде

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 августта «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.

Карьера үсеше бүлеге профконсультанты Лариса Журавлева социаль яклауга аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр исемлеген атады. Ул «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укыту турында сөйләде. Барлык теләүчеләргә һөнәри юнәлеш буенча хезмәт күрсәтелде. Шулай ук катнашучыларга индивидуаль яки төркемле карьера консультациясе узарга тәкъдим иттеләр, аннан соң һөнәри эшчәнлек, эшкә урнашу яки һөнәри белем бирү юнәлешләре турында киңәшләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Татарстанда барлык сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә айның һәр йомгаклау сишәмбесендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре уздырыла.

Әлмәттә чараларда катнашу өчен алдан 8 (8553) 32-50-32 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International